Казан үзенең лагерьларында кимерүчеләрне ультратавыш белән куркытып торачак

Система, беренче тапкыр буларак, гамәлгә кертелә

 (Казан, 19 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел җәйге каникулда Казанның 27,6 меңләп мәктәп-гимназия укучысы 4 төрле лагерьда ял итәчәк. Хәзерге вакытта объектларда балаларны кабул итүгә әзерлек эшләре башкарыла. Дезинфекция, дезинсекция, дератизация кебек мәҗбүри чаралардан тыш, кимерүчеләрне ультратавыш приборлары белән куркытып тору системасын гамәлгә ашыру ниятләнә, ул эксперимент рәвешендә файдаланыла, дөрес, узган сезонда лагерьларның берсендә сынау узган булган.

Бүген башкала җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендәге “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Башкарма комитетның балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Сергей Миронов шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, ультратавыш ярдәмендә кимерүчеләрне якын китермәү отышлы: бердән, белгечләр аны, югары нәтиҗә бирә, дисә, икенчедән, балалар өчен куркынычсыз: кимерүчеләргә каршы балалар кабул иткәнче алдан агу ташлау, әйтик, кечкенә баланың агулануына китермәс дип беркем гарантия бирә алмый, ә прибор кеше өчен зыянсыз.

Моннан тыш, лагерьларның барысында да янгыннан саклау системасы урнаштырылачак, автоном GSM-тапшыргыч ярдәмендә система янгынчылык часте пультына тоташтырыла. Хәзерге вакытта исә лагерьларда янгынчылык хезмәте тарафыннан янгынга каршы сигнализацияләргә ревизия ясала. Шулай ук электр челтәрләренең, коммуникацияләрнең торышы тикшерелә. Беренче чиратта, объектларны контрольда тоту органнары язып биргән кимчелекләрне бетерүгә юнәлтелгән эшләр башкарыла, дип сөйләде С.Миронов.