Казан беренче тапкыр “Йолдызлы велотөн” уздыра

Мэр Илсур Метшин проектта катнашучыларның иминлеген тәэмин итүгә җитди карага өнди

 (Казан, 19 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 31 майдан 1 июньгә каршы төндә Казанда беренче тапкыр “Йолдызлы велотөн” уздырыла. Шул рәвешле, Татарстан башкаласы җәйне велосипедта чыгып каршылый. Велотөн (Velonotte) – Россиядә эшләнгән һәм бөтен дөньяда танылган уникаль мәдәни-мәгърифәти бренд санала. Казанның “Йолдызлы велотөн” проекты “Velonotte International” хәрәкәте кысаларында үткәрелә, проект стратында 2 меңнән артык кеше катнашырга теләк белдергән. Моның өчен www.velonotte.com сайтында теркәлү һәм үзең белән fm-радиоприемник (яки радио тыңлап булган теләсә ниндисмартфон) булуы кирәк.

 Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты рәисе Евгения Лодвигова шулай дип игълан итте һәм аның үзенчәлекләре хакында белешмә бирде.

Аерым алганда, маршруты әлегә сер булып калган 20 чакрымлы араны төнлә велосипедта узарга теләүчеләрнең юлда Казандагы теге яки бу объект турында “БИМ-радио” аша тарихи 8 мини-лекция тыңлау, үзе кебекләр белән аралашу-танышу, сәламәт тормыш рәвеше хәрәкәтенә өлеш кертү мөмкинлеге була. Болар барысы да – бушлай. Маршрут Казан кремленнән 31 майда башлана һәм “Казан” гаилә үзәге янында 1 июнь иртәнге 5тә тәмамлана, шул араны кайсы урыннардан үтәсе 1 көн алдан гына игълан ителә. Бу проект барыбер гамәлгә ашырылачак, аңа коеп яуган яңгыр да киртә булмаячак, дип ышандыра докладчы. Аның сүзләренчә, велосипедларның үзәкләштерелгән банкы әзерләнә, велосипедны прокатка алырга була.

Илсур Метшин исә әлеге халыкара проектны хуплап, ул Мәдәният елында Казанда туристик маршрут буларак беренче тапкыр гамәлгә кертелә һәм, чыннан да, файдалы булачак: башкаланың бай тарихы һәм үзенчәлекле объектлары белән танышып, белем туплау, актив тормыш алып бару, фикердәшләр белән берләшү мөмкинлеге үзен акларга тиеш. Шулай да, велотөндә катнашучыларның иминлеге без – оештыручылар өчен иң алгы планга чыгарга тиеш, дип, мэр шәһәр эчке эшләр идарәсе һәм аның ЮХИДИ бүлегенә иминлек тәэмин ителеше мәсьәләсен әйбәт итеп планлаштырып-карап куюны йөкләде. “Эш оештырылышында халыкара тәҗрибәгә таяну зарур, аның үз регламентлары, тәртибе бар, гомумән, мәсьәләгә бик җитди карарга кирәк”, - дип таләп итте шәһәр башлыгы И.Метшин.

Моннан 8 ел элек тарихчы Сергей Никитин һәм “Москульторг” иҗат төркеме инициативасы белән Мәскәүдә башланган Велотөн ил башкаласында, Санкт-Петербург, Истанбул, Рим, Лондон, Нью-Йоркта уңыш белән узган. Казанның “Йолдызлы велотөн”е исә Казан университетының 4 бүлеге ачылуга 200 ел тулуга багышлана, Россиядә Мәдәният елы һәм Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас елында үткәрелә башлый.