Өстәмә кертемнәр шәһәрнең киләсе ел бюджетын 2,785 млрд. сумга арттырачак

Казан шәһәре Думасы сессиясендә 2009 елга һәм 2010-2011 елларга планлаштырылган бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре Думасының XXXVII сессиясендә депутатлар шәһәрнең 2009 елга һәм 2010-2011 елларга планлаштырылган бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләсен карап тикшерде һәм яклап тавыш бирде.
Бюджетка өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертүнең сәбәпләре дип, депутатлар алында чыгыш ясаган Башкарма комитетның финанс идарәсе җитәкчесе Айрат Гарипов түбәндәге дәлилләрне китерде.
«ТРның 2009 елга һәм 2010-2011 елларга планлаштырылган бюджеты турында»гы ТР Законында каралганча, 2009 елда Казан шәһәре бюджетына,  күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау чаралары өчен, республика бюджетыннан 1,105 млрд. сум һәм Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фондыннан 1,456 млрд. сум акча бирү күздә тотыла. Моннан тыш, әлеге законда киләсе елга Казан бюджетына җәмәгать транспортында йөргәндә ташламалардан файдаланучы аерым категория гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү өчен 227 млн. сум күләмендә субвенцияләр бирү дә каралган.
2005 елның 30 декабрендә кабул ителгән «Административ комиссияләр булдыру һәм эшчәнлеген оештыру буенча муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җирле үзидарәләре органнарына Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү турында»гы ТР Законы гамәлгә кертелми, ТРның 2009 елга һәм 2010-2011 елларга планлаштырылган бюджетыннан шәһәргә дигән субвенцияләр алынган. Нәтиҗәдә, киләсе ел бюджетының кереме һәм чыгымы 2,785 млрд. сумга артачак, ә 2010 һәм 2011 елларда 4,086 млн. һәм 4,327 млн. сумга кимиячәк. Казан шәһәре Башкарма комитетының резерв фонды күләмен киметү хисабына муниципаль милекне тулыландыру күләмен 100 млн. сумга арттыру да мөмкин булган. Бүген шулай ук бюджет дифицитын финанслау чыганакларына да үзгәрешләр кертелде.