Киләсе елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасына түләү арта, шулай ук ташламалар да карала

Хәзерге вакытта Казандагы 279 муниципаль мәктәпкәчә учреждениегә 45229 бала тәрбияләнә, шуларның 34733е, ягъни 77 проценты хезмәт күрсәткән өчен түләүдә ташламаларга ия, дип белдерде шәһәр башлыгы И.Метшин
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). ТР Министрлар Кабинетының быел 30 апрельдә кабул ителгән «Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә норматив финанслау кертү турында»гы 279 нчы карарын үтәү йөзеннән, Казан шәһәре депутатлары тарафыннан ата-анадан баласын йөрткән өчен түләтелә торган сумманың күләмен әлеге документтагыга туры китерү турында карар кабул ителде. Балалар бакчасының нинди өлкәдә махсуслашканына һәм андагы төркемнәрнең төренә һәм күрсәтелгән хезмәтнең күләменә, сыйфатына карап, ата-ана баласын йөрткән өчен 1 гыйнвардан уртача 1,4 тапкырга күбрәк түләргә тиеш була. Бүген шәһәр Думасының чираттагы сессиясендә әнә шул хакта карар кабул ителде. Ләкин шул ук вакытта 1992 елның 10 июлендә кабул ителгән «Мәгариф турында»гы 3262-1 нче Федераль Закон һәм ТР Министрлар Кабинетының 2007 елның 18 гыйнварындагы 9 нчы карарына ярашлы рәвештә, ата-аналар өчен бу мәсьәләдә ташламалар каралган. Баласын мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөрткән ата-аналарга баласы өчен түләүдәге ташламалар гаиләдә 18гә кадәрге яшьтә ничә бала булуга карый.  
 Шул хакта ясаган чыгышында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина белдергәнчә, вазгыятьне аңлап, Федераль Законда каралганча беренче балага – 20 процентлы, икенче балага – 50 процентлы, өченче балага 70 процентлы ташламага өстәп, муниципаль ташламаларны саклап калу мөмкинлеге табылган. Аерым алганда, депутатлар гражданнарның социаль якланмаган категориясен ташламалар белән тәэмин итүне шәһәр бюджеты капларга тиеш дип саный.
Ташламалар түбәндәге күләмдә каралган: мәктәпкәчә яшьтәге баласы булган мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, гаиләдә ата-ананың берсе I яки  II группа инвалид булса; гаиләдә ата-ананың берсе хәрби хезмәттә булып, яралану, контузия алу, авыру нәтиҗәсендә инвалид калса яисә хәрби бәрелешләрдә һәлак булса; хәрби хезмәткә чакырылса (срочная служба) баласын йөрткән өчен бөтенләй түләмәячәк, шулау ук опекунлык билгеләнгән балалар да түләүдән тулысынча азат ителә.
Гаиләдә 3 һәм аннан да күбрәк бала булса, мәктәпкәчә яшьтәге игезәк балалары булса, ата-ананың берсе хәрби бәрелеш зоналарында катнашкан булса, ата-ананың икесе дә (яки тулы булмаган гаиләдә берсе генә) дәүләти башлангыч, урта һәм югары һөнәри уку йортының көндезге бүлегендә укучы студент, аспирант булса, баласын йөрткән өчен билгеләнгән сумманың яртысын гына түли. Шулай ук, Зөһрә Нигъмәтуллина сүзләренчә, бик еш авырый торган һәм сәламәтлекләре буенча нормадан башка төр тайпылышлы балалар ( шәһәрдә барлыгы 2316 бала теркәлгән) группаларына да түләүне киметү тәкъдим ителгән.   «Хәзерге вакытта Казандагы 279 муниципаль мәктәпкәчә учреждениегә 45229 бала тәрбияләнә, шуларның 34733е, ягъни 77 проценты хезмәт күрсәткән өчен түләүдә ташламаларга ия», - дип ачыклык кертте шәһәр башлыгы И.Метшин.
 Шәһәр бюджеты проектында киләсе елга мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген финанслауга 2 млрд. сум чамасы акча каралган. Шул ук вакытта 2009 елдан ата-ана баласы өчен әлеге учреждениеләргә түләячәк сумманың артуын исәпкә алып санаганда, ул 377 млн. сумга җитәчәк. Бу исә чыгымнарның нибары 16,2 процентын гына (законда исә 20 процент максималь булып тора) каплаячак. Тукланган өчен 492 млн. сум сарыф итәләчәген исәпкә алганда, бу сумманың туклануга да җитмәве аңлашыла. Искәртеп үтәбез: ата-ана киләсе елда баласын андый учреждениегә йөрткән өчен, күрсәтелгән хезмәт күләменә карап, 40тан алып 80 процентка кадәр артык түләргә тиеш булачак.