20 декабрьдә Вахитов районындагы күп фатирлы 48 йортка һәм 1 балалар бакчасына су бирелми

Әлеге вакытлыча уңайсызлыклар Лобачевский урамындагы яңа бина су үткәргечен гамәлдәге системага ялгауга бәйле

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәре Думасының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге хәбәр иткәнчә, Лобачевский урамындагы яңа бина су үткәргечен гамәлдәге системага ялгау сәбәпле, 20 декабрь көнне 6.00-23.00 сәгатьләрдә Казанның Вахитов районына караган түбәндәге урамнардагы  йортларга су бирелмәячәк:
- Лобачевский ур. (Кремль урамыннан Дзержинский урамына кадәр);
- Дзержинский ур. (җөп санлы як);
- Астрономическая ур. (Бауман урамыннан Кремль урамынача);
- Рәхмәтуллин ур.;
- Кремль ур. (Университет урамыннан Чернышевскийга кадәр);
- Пушкин ур. (Щапов урамыннан Горький урамынача);
- К.Нәҗми ур., М.Җәлил ур., Чернышевский ур. (Бауман урамыннан Дзержинскийга кадәр);
- Проф. Нужин ур.
 Кирәксенгәннәр өчен Рәхмәтуллин ур., 2/18 адресы буенча су тутырылган автоцистерна китертү күздә тотыла. «Водоканал» исә вакытлыча булган әлеге уңайсызлыклар өчен казанлылардан гафу үтенә һәм алдан ук су туплап куярга киңәш итә.