Гасырлар чылбыры костюмнарда чагылдырылачак

Халыкара туризм көненә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, А.Алиш исемендәге балалар иҗаты сарае белән «Витязь» хәрби-тарихи клубы тамаша әзерли
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). «Казан Кремле» музей-тыюлыгы белән берлектә, А.Алиш исемендәге балалар иҗаты сарае белән «Витязь» хәрби-тарихи клубы Халыкара туризм көненә костюмнарда Казанның тарихи чорларын күрсәтмәкче булалар. Туристлык индустриясе хезмәткәрләре өчен ул көнне туризм буенча мастер-класслар үткәрү, артистлар чыгышлары планлаштырыла.
Моннан тыш, ул көнне ятим балалар һәм яшь гаиләләр, Яшь экскурсоводлар мәктәбенә йөрүчеләр өчен шәһәр буйлап бушлай экскурсия оештырыла. Әлеге чараны Казан  мериясе һәм шәһәребезнең туристик-мәгълүмати үзәге оештыра һәм шуның өчен 5 автобус бирелә, дип белдерде бүген Казан мэриясендә үткәрелгән брифингта Башкарма комитетның тышкы элемтәләр һәм туризм буенча комитеты рәисе урынбасары Иван Кадошкин.