25 елдан соң Казанда - янә туристик слет

Халыкара туризм көнен Казан М.Горький исемендәге үзәк ял һәм мәдәният паркында билгеләп үтә

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 27 сентябрь – Халыкара туризм көнен казанлылар «Әти, әни, мин - туристик гаилә!» дигән гаилә туристик слеты белән үзенчәлекле итеп үткәрерләр дип планлаштырыла (ул 10.30 сәгатьтә башлана).
Казан шәһәре Башкарма комитетының тышкы элемтәләр һәм туризм буенча комитеты рәисе урынбасары Иван Кадошников һәм тышкы элемтәләр буенча белгеч Резеда Довгаль сүзләренчә, соңгы тапкыр 25 ел элек оештырылган матур традицияне яңартып, М.Горький исемендәге үзәк ял һәм мәдәният паркында гаилә белән табигать кочагында ял итүгә, сәяхәт кылуга нисбәтле ярышлар үткәрү күздә тотыла: бау буенча менү һәм төшү, бүрәнәгә басып кичү, утын яру, тагын күңелле конкурслар, викториналар һ.б. кызыклы чаралар. Ә конкурсларда кулланылачак бөтен кирәк-ярак белән Яңа Савин районындагы «Простор» туристлык үзәге тәэмин итә.
 Турслетта Казанның һәр районыннан кимендә 3әр гаилә катнаша, тулы булмаган гаиләләр дә шулай ук ул хокукка ия. 14.30 сәгатьтә исә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була. I урынга – туристлар өчен шәп палатка, II урынга – «йокы капчыгы», III урынга турист рюкзагы бирелә.