Республика һәм Шәһәр көннәре уңаеннан әдәби чаралар үткәрелә

1 нче сыйныфка укырга баручыларны да онытмаячаклар

 (Казан, 18 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 30 август − Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көне уңаеннан үткәрелә торган тантаналы чаралар, гадәт буенча, башкала ишегалларында башланачак. Быел алар әдәби юнәлештә уздырыла. Теләгән кеше үзен шигырь язуда яки сөйләүдә сынап карый ала. Шундый чараларның берсе “Истанбул” скверында узды, ә 22 нче августтан алып Казанның һәр районында шундый шигъри бәйрәм оештырылачак. Бу хакта бүген Казан шәһәре җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хәбәр ителде.

“Тамашачыларга бай программа тәкъдим ителә: анда милли элементлар, халык иҗаты, шигърият, интеректив-күңел ачу мәйданнары, мастер класслар үткәрелә”, - диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Шулай ук, башкала ишегалларында “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе дә узачак. Булачак укучыларны һәм аларның әти-әниләрен район җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы, Казан шәһәре Думасы депутатлары, төрле оешма җитәкчеләре котлаячак.