Ремонт үткәрү сәбәпле, Казандагы шактый йортта электр уты бетеп торачак

Йортларның исемлеге төзелгән

 (Казан, 18 август, “Татар-информ”). Августның 18еннән алып 22сенә кадәр, электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле рәвештә, Казанның Вахитов, Киров, Идел буе һәм Совет районнарындагы шактый йортта ут бетерелеп торачак.

“Сетевая компания” ААҖ матбугат хезмәте шул хакта хәбәр таратты. Мэрия сайтында вакытлыча утсыз каласы йортлар исемлеге бирелгән.