Илсур Метшин: “Донбасслылар – эш сөючән халык, шуңа да эшләргә теләгәннәргә Казанда эш табылыр”

Украинадан качаклар килүен исәпкә алып, хезмәт миграциясе мәсьәләдә Казанда вазгыять беркадәр үзгәрергә мөмкин, ди Башкарма комитеты вәкиле И.Кузнецов

 (Казан, 18 август, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта Казанда эшсезләр саны 3,5 мең дип рәсми теркәлгән, мәшгульлек үзәкләрендә аларның һәркайсына уртача 4-5 эш урыны бар. Шул рәвешле, эшсезлек дәрәҗәсе Татарстан башкаласында 0,57 процент (хезмәт яшендәгеләрнең шуның кадәре эшсез буларак рәсмиләштерелгән) – бу тарихи минимум санала. Мисалга, кризис башланган 1994 елда эшсезлек дәрәҗәсе 1,19 булса, бу мәсьәләдә иң кискен 2009 елда 2,24 процент иде.

Быел гыйнвар-июнь айларында эре һәм урта предприятиеләрдә эшләүчеләр саны 1,5 процентка, ресторан бизнесында эшләүчеләр саны 6 проценттан күбрәк арткан, сәүдә тармагында да шундый үсеш бар, аның каравы, мәгариф өлкәсендә, дәүләт идарәсе һәм көч структураларында эшләүчеләрне “кыскарту” күренеше дәвам иттерелә (0,3 һәм 1,7 процентка), тагын эшкәртү сәнәгатендә хезмәткәрләр 0,4 процентка киметелгән. Шул ук вакытта һәр 5 нче казанлы рәсмиләштерми генә акча эшли, ягъни бу “соры” хезмәт базары тарафдарлары, әйтик, былтыр 150 мең кеше исәпләнгән.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты башлыгының икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов Казанның быел беренче ярты еллыгында социаль-икътисади үсеше турындагы хисабында шундый белешмә бирде. Аның фикеренчә, проблема 90 нчы еллардагы демографик тенденцияләр белән тагын да катлаулана. Мисалга, Казанда хәзер 80 мең тирәсе кеше пенсия яшенә җитеп килә, ә 15-19 яшьлек егетләр һәм кызлар – 57 меңләп кенә. Шуның нәтиҗәсе буларак, алдагы 3-5 елда квалификацияле эшче кулларга ихтыяҗ артачак кына. Мәсьәләне хәл итү өчен, һөнәри әзерлек һәм яңадан әзерлек хәстәрен күрү зарур, шулай ук хезмәт миграциясе дә ярдәм итә ала. Аерым алганда, быел хезмәт миграциясе 23,5 процентка кимегән һәм 2,8 мең кеше тәшкил иткән. Хәер, Украинадан качаклар килүен исәпкә алып, бу мәсьәләдә вазгыять беркадәр үзгәрергә мөмкин, дип саный И.Кузнецов.

Бу җөмләдә мэр Илсур Метшин, шәһәрнең муниципаль унитар предприятиеләрен “Метроэлектротанс” үрнәгендә Украина качакларын җәлеп итеп укытырга, предприятиедә эшләрлек итеп әзерләргә өндәде, соңгысының генераль директоры Әсфән Галәвовның тырышлыгын уңай мисал буларак мактап телгә алды. Телибезме-юкмы, качаклар саны артачак әле, ә килүләре – чарасызлыктан, сугыштан качу йөзеннән, дип, шәһәр башлыгы миһербанлылык күрсәтергә кирәклеген басым ясап әйтте. “Донбасслылар – эш сөючән халык, шуңа да эшләргә теләгәннәргә Казанда эш табылыр”, - диде И.Метшин. Ә инде “соры” хезмәт базарындагылар үзләренең киләчәкләрен проблемалы итәләр, чөнки социаль тәэминат андыйларга юк, дип искәртте.