Ленинград өлкәсендә һәлак булган солдатның медальоны Казанда яшәүче кызына тапшырылды

Аны тапшыру өчен Северодвинск шәһәре хакимияте вәкиле Жанна Ляпина, Казан шәһәре Башкарма комитетыннан Дамир Фәттахов Северный бистәсенә килде

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Бүген башкалабызның Северный бистәсендә гомер итүче Надежда Баландина йортында куанычлы һәм шул ук вакытта хатирәләрен яңарттырып, күз яшьләрен тамызырга мәҗбүр иткән дулкынландыргыч вакыйга булды. Килү максатын аңлатып, Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе Дамир Фәттахов хуҗабикәгә чәчәк бәйләмен тапшырды, олы хезмәт юлы узган кеше һәм илебез өчен гомерен биргән солдат кызы буларак, аңа рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Узган ел 9 май көнендә Северодвинск шәһәренең «Десантник» хәрби-патриотик клубы эзтабарлары Надежда Михайловнаның Ленинград өлкәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган әтисенең сөякләрен һәм медальонын окоп төбеннән табып алганнар. Ерак юл үтеп, әлеге вакыйга уңаеннан махсус килгән Северодвинск шәһәре хакимиятенең матбугат секретаре Жанна Ляпина: «Әлеге окоптан ул көнне 21 сугышчының сөякләре җир өстенә чыгарылган, барлыгы 7 медальон табылган, ләкин 3есен генә уку мөмкин булган. Шуның берсе – 1907 елда туган кызылармеец Михаил Воропаев - Сезнең әтиегез. Гомумән, тиешенчә җирләнмәгән солдат сөякләре генә түгел, медальоннар табу да бик әһәмиятле табыш санала. Ләкин солдатлар арасында, медальонлы кеше һәлак була, дигән ышану яшәп килгәнгә, кайберләре медальоннарын ташлап калдырган... Безнең бәхеткә, сезнең әтиегез алай эшләмәгән. Әлеге истәлек Сезнең өчен үткәнне бүгенгегә ялгаган җеп булсын», - дип, әтисе медальонының рамага алынган текстын, әтисенең яңадан күмелгән Ленинград өлкәсенең Синявин калкулыгы мемориалындагы каберенең фотосурәтен һәм «Десантник» клубының изге гамәлләре белән таныштырган буклетны тапшырды.
Чәй өстәле артында барган сөйләшү барышында хуҗабикә сугышка кадәрге һәм аннан соңгы авыр еллар белән бәйле хатирәләрен барлады, әтисе хакында күз яшьләре белән сагынып сөйләде. «Колхозда урматачы булып эшләгән әтиемне 1941 елның августында Мари республикасы Маритөрек районының Куфтино авылыннан фронтка алып киттеләр. Алырга килгән уполномоченный җигүле атка әнине утырттырмады. Көмәнле килеш арба артыннан атлап барган әни янында әти дә төшәргә мәҗбүр булды... Киткәч, кайтырмын, дип, бик җылы эчтәлектәле хатлар яза иде. Һәлак булуы турында ике тапкыр хәбәр алдык: 1941 елның декабрендә һәм 1942 елның мартында. Беренчесендә каты яраланып, госпитальга эләккән булган ул», - дип белдерде Н.Баландина.
Сигез дистәсен түгәрәкләгән Надежда Михайловна тормыш иптәше Александр Ильич белән үз йортларында гомер көзен үткәрә. Биш баладан ул берүзе исән, әнисе күптән вафат. «Әтием соңгы сулышын алган, ил азатлыгы өчен башын салган урыннарны, аның соңгы йортына әйләнгән каберне үземнең бик тә барып күрәсем килә, ләкин, инсульт кичергән кеше булганга, ерак юлга чыга алмыйм. Ирем белән икебез дә инвалидлар шул без. Ә менә оныгым барырга тиеш. Хәрби офицер ул, хәзер отставкада, Енисейскида яши. Электән үк әтием хакындагы белешмәләрне өйрәнеп, барып карар идем, дип теләк белдергәнгә ышанып әйтәм мин», - диде хуҗабикә.
Форсаттан файдаланып, Жанна Ляпина «Десантник» клубы җитәкчесе Николай Ширяевка телефоннан шатыратты, шул рәвешле аңа солдат Воропаевның кызы белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге булды. Н.Ширяев Ленинград өлкәсендә очрашу өчен үзләренең адресларын хәбәр итеп, чакырып калды. Надежда Михайловнаның әлеге гамәлләр өчен рәхмәте чиксез...