Казан шәһәре Башкарма комитеты аппараты подразделениесендә - яңа башлык

Бу хакта бүген шәһәр җитәкчелегенең “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә мэр Илсур Метшин белдерде

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Милщъшщ Низаметдинова). Казан шәһәре Башкарма комитеты аппаратының эшләр белән идарәсенә башлык итеп яңа җитәкче – Марат Сәлахов билгеләнде. Ул элек шушы идарә җитәкчесе урынбасары булып эшләгән иде. Бу хакта бүген шәһәр җитәкчелегенең “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә мэр Илсур Метшин белдерде.

Идарәнең элеккеге башлыгы Андрей Лобовның исә Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы итеп күчерелүе мәгълүм.