Казанның Авиатөзелеш районындагы яңа торак комплекста 3,5 гектар мәйданда сквер барлыкка киләчәк

Татарстан башкаласында “Кырым” йорты булачак

 (Казан, 18 март, “Татар-информ”). Парк һәм скверлар елы уңаеннан, Казанның Авиатөзелеш районында ял итү өчен 3,5 гектар мәйданлы сквер барлыкка киләчәк. Шул рәвешле, шәһәрнең торак комплекс җирлегендә беренче тапкыр чын парк зонасын күреп булачак. Бу турыда бүген Казан мэры Илсур Метшин Тэц урамында урнашкан “Җиде утрау” торак комплексы төзелешен карап кайтканнан соң мәгълүм булды, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Проект буенча, әлеге җирлектә киң “Яшел бульвар” – квартал үзәгендә күп катлы 7 йортны берләштерәчәк агачлар, үсентеләр, чәчәкләр утыртылган, ял итү өчен эскәмияләр куелган җәяүлеләр урамы барлыкка киләчәк.

Герой-шәһәр Севастополь һәм Кырымның Россия Федерациясенә кушылуына берьеллыгы уңаеннан, торак комплекста төзелгән беренче йорт “Кырым” исемен йөртәчәк.