Казанның архитектур йөзе яңарыш кичерә

Казанның архитектур йөзе яңарыш кичерә

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Закирова). Бүген Казан мэриясендәге “эшлекле дүшәмбе”дә Казанның архитектур йөзен үзгәртү турында сүз куерттылар. Чарада башкала җитәкчесе Илсур Метшин да катнашты. Мәгълүм булганча, шәһәр җитәкчелеге инде икенче елын рәттән бу юнәлештә ачык бәйгеләр игълан итеп, Татарстан һәм Россиянең архитекторына, шулай ук чит ил осталарына башкалабыз төзелеше белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудыра.

Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше комитеты җитәкчесе Эрнст Мәүлетов чыгышыннан күренгәнчә, быел Казанны архитектур проектлау буенча 22 бәйге оештырылган. Аларның 14енә нәтиҗә ясалаган. Сигезе хәзерге вакытта тикшерелә. Тагын 12 проект бәйгесе шәһәрнең генераль планын раслаганнан соң игълан ителер дип көтелә.

Аның сүзләренә караганда, халыкара күләмдә узган “ТР Милли китапханәсенең иң яхшы эскиз проекты” бәйгесендә голланд архитекторы Эрик ван Эгераат җитәкчеләгендәге компания җиңеп чыккан. Эрнст Мәүлетов әле күптән түгел генә башкалабызның Нигъмәтуллин урамындагы ашыгыч медицина ярдәме станциясен проектлау буенча игълан ителгән бәйгегә нәтиҗә ясалганын искәртеп узды. Мәгълүм булганча, Казанның әлеге сәламәтлек саклау объекты буенча АКШның NBBJ, Чехиянең “Helika” һәм Англиянең “Atkins” компанияләре эскиз әзерли. Соңгысының тәкъдим иткән проекты башкала өчен иң кулай проект дип табыла.

Казан төзелешенең тагын өч концепциясе эшләнгән һәм алар ахырына якынлаша. Испаниянең Барселона шәһәрененең төп архитекторы, Швейцариянең Заманча шәһәр төзелеше сәнгате институты директоры Хосе Асебилло Марин август ахырында Татарстан җитәкчелегенә Иске Татар бистәсен үзгәртеп кору проектын тәкъдим иткән иде. Моннан тыш NBBJ фирмасының Казансу елгасының уң як ярын төзекләндерүе мәгълүм.

“Шунысы да сөендерә: әлеге бәйгеләрдә дөньякүләм таныш архитекторлар белән бергә татартсанлылар да мәркәзебезнең йөзен үзгәртүдә көч куя. Шәһәребезнең төзелеш универститетларында укучыларның бу эштә роле аеруча зур”, - дип билгеләде И.Метшин, быел башкалада үткән студентлар бәйгесе турында сүз алып. Исегездә булса, Казан дәүләт архитектур-төзелеш академиясендә укучы Илфат Гыйззәтуллинның тулы гомуми белем бирү мәктәбенең эскиз проекты тәкъдим ителүче эшләр арасында иң лаеклысы дип табылган иде.

Яшь проектчылар арасында уздырылган бәйгенең тагын берсе – “Казан мэры гранты“на уздырылганы. Аның нәтиҗәсендә Татарстаннан биш студент Швейцариянең Мендризио шәһәренә, Заманча шәһәр төзелеше сәнгате институтына белем алырга һәм тагын биш студент Будапешт һәм Роттердам шәһәрләренә стажировкага җибәрелде.

Татарстан архитекторларына тукталсак, башкалабызның Шаляпин, Ротор, Агрономия урамнарын, Әмәт бистәсен архитектура ягыннан баету Андрей Чернихов җитәкчелегендәге остаханә кулына тапшырылган. Казанның зообакчасы да яңарыш чорын кичерә дип әйтсәк ялгыш булмас, чөнки ул хәзер Англиянең Atkins оешмасы тарафыннан төзекләндерелә.

Якын киләчәктә үзебезнең һәм чит илнең осталары ярдәмендә “Акчарлак” рестораны тирәсендә күп катлы комплекс, Коротченко урамында административ-кунакханә бинасы калкып чыгар дип көтелә. Моннан тыш, М.Гафури, Мехчылар, Эш Урам, Кызыл Татарстан урамнары да мондый хәлдә калмас дип ышандыра Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше комитеты җитәкчесе Эрнст Мәүлетов.

Ул әлеге объектларның тышкы кыяфәте буенча гына түгел, сыйфат ягыннан да яхшыртылачагын әйтте. Мәсәлән, архитекторлар бина фасадын төзүдә силикат кирпеч куллануны тыячак, социаль юнәлештәге объектларда җир асты парковкалары булачак. Аларда шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең фикере исәпкә алыначак. Казаның тарихи урыннарындагы биналар исә астан яктыртылачак.