Казан Яңа елда иң популяр туристлык юнәлешләре буенча өченче урынны били

ТР башкаласында кунакханәдә яшәү өчен бер кешегә тәүлегенә 3,7 мең сум чамасы түләргә туры киләчәк

 (Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Казан Россия шәһәрләре арасында Яңа елда иң популяр туристлык юнәлешләре буенча өченче урынны били. Бу хакта 2015 елның 31 декабреннән 2016 елның 10 гыйнварында мөстәкыйль сәфәр кылучы туристлар кунакханәләр броньлау рейтингын төзегән Россиянең Oktogo.ru кунакханәләрен онлайн-броньлау сервисы белдерә.

“Россиядә, 2014 ел белән чагыштырганда, Яңа елда эчке юнәлешләр популярлыгы өчтән бер өлешкә арткан. Яңа ел бәйрәмнәрендә туристлар Казан кунакханәләрендә бер тәүлек яшәү өчен уртача 3,7 мең сум түлиячәк, бу, чит илләргә сәфәр кылуга караганда, 50 процентка арзанрак”, - дип билгеләп үтте электрон сервисның бренд-коммуникацияләр җитәкчесе Яков Садчиков.

Россия шәһәрләре арасында Яңа елда иң популяр ун шәһәр исемлегендә беренче урында - Санкт-Петербург, икенче урында – Мәскәү, өченче – Казан, дүртенче – Калининград, бишенче – Псков, аннары Ярославль, Бөек Новгород, Владимир, Түбән Новгород һәм Петрозаводск.

Сочи курорт шәһәрләр арасында популярлык буенча лидерлык итә.

Яңа елны каршылау өчен иң популяр чит илләр топ-10ын Италия, Чехия, Германия, Испания, Финляндия, Польша, Таиланд, Австрия, Белоруссия һәм Латвия тәшкил итә.

Россия туристлары арасында Яңа ел каршылау өчен иң популяр чит ил шәһәрләре - Прага, Таллин, Хельсинки, Рига, Вена, Будапешт, Рим, Берлин, Истанбул һәм Минск.