ОРВИ, грипп кебек йогышлы авырулар йоктырганнар соңгы вакытта көн дә 900-1000гә кадәр теркәлә тора

Казанда хезмәт коллективларына прививка ясату буенча заявкалар кабул ителә

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанда ОРВИ, грипп кебек йогышлы авырулар йоктырганнар соңгы вакытта көн дә 900-1000гә кадәр теркәлә тора, дөрес, эпидемия “бусагасы”на җителмәгән әле (6 процент кына). Хәзерге вакытта 250 мең казанлыга шушы авырулардан җиңелрәк котылу өчен прививка ясала, предприятиеләрнең күпчелегендә андый процедура кулланучыларга - бушлай, шәһәр Башкарма комитетында эшләүчеләр өчен исә прививка көннәре пәнҗешәмбе, җомга булачак.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов шулай дип игълан итте. Хезмәт коллективларына прививка ясату буенча заявкалар 238-15-44 телефоны буенча кабул ителә, диде идарә җитәкчесе.