Казанда биналарның тышкы ягын тиешле тәртипкә китерә алмаган вазифаи затлар җавапка тартыла

Казанда 49 муниципаль һәм хосусый милекчеләрнеке булган 21 объект чүптән арындырылган

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанның тарихи үзәгенчүп-чардан арындыру буенча эш башкарылып, быел аларның 109ында чүп “чүмәләләре” табылган иде. Биналарның тышкы ягын, ягъни фасадларын тиешле тәртипкә китерә алмаган вазифаи затларга карата 18 протокол төзелгән. Алар арасында Борһан Шаһиди ур., 18 нче йортны мыскыл хәлдә тоткан өчен “ТФБ Капитал” идарәче компания, Профсоюз ур., 10/14 адресы буенча урнашканын тәртипкә китермәгән өчен “Фирма Трасса” ҖЧҖ, Кави Нәҗми ур., 8 нче А йорты өчен “Мукс” ҖЧҖ, Мәскәү ур., 36 нчы йорт өчен ”Московская” ААҖ, Астрономия ур., 3 адресы буенча урнашкан бина өчен “ТрансТехСервис” произвоство берләшмәсе” ҖЧҖ һ.б. оешмаларның җитәкчеләренә штраф салынган. Шәһәр өмәләре ахырына муниципалтетның 49 һәм хосусый милекчеләрнеке булган 21 объект чүптән арындырып, ишек-тәрәзәләре бикләнелгән.

Татарстан башкаласы җитәкчелегенең “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Башкарма комитет җитәкчесенең административ контроль мәсьәләләре буенча урынбасары – административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Рамил Муллин Казан территориясен әшәкеләтү очраклары буенча казанлыларның 222-08-08 телефоны буенча “кайнар линия”гә яки www.green-reporter.ru хәбәр итүләре сорала, дип мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренчә, инспекция әзерләп биргән материалларның 95 процент тирәсе судларда карала, гаеплеләр җавапка тартыла тора, ләкин чаралар штрафлар түләтер өчен дип түгел, ә профилактика өчен карала. Бүген Казанда рөхсәт ителмәгән 19 урында чүплек исәпләнә, алар, нигездә, шәһәр чите бистәләрендә.

Искәртеп үтәбез: чүплек хасил иткән өчен быел май аеннан башлап штраф суммасы артты һәм физик затларга 2-5 мең сум (элек 1-5 мең сум), вазифаи затларга 20-30 мең сум (5-20 мең иде) һәм кабатланса – 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100-200 мең сум (20-150 мең сум иде) күләмендә штраф салына, соңгылары кабат тотылса, - 500 мең сумга кадәр.