Трамвай юллары алыну сәбәпле, Казанның К.Маркс урамы 1 айга өлешчә ябыла

Казан шәһәре мэриясе машина йөртүчеләрне шул хакта кисәтеп, ул турыны әйләнеп үтү җаен карарга киңәш итә
(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Төгәлрәге, К.Маркс урамындагы машина юлы Л.Толстой һәм Курашов урамнары арасындагы турыда бүген 22.00 сәгатьтән башлап, 17 ноябрьгә кадәр өлешчә ябыла, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясенең матбугат хезмәте. А.Пушкин, К.Маркс, Н.Ершов урамнарындагы трамвай юллары алыну һәм юл капиталь ремонтлану нәтиҗәсендә машина йөртүчеләр өчен вакытлыча китерелгән бу уңайсызлыклар өчен шәһәр Башкарма комитеты гафу үтенә, ул турыны әйләнеп үтү җаен карарга киңәш итә.