Европада иң зурлардан булган плазма үзәге декабрь аенда Казанда кулланылышка тапшырылачак

Бик зур перинаталь үзәк проектын, дөньякүләм колач җәйгән финанс кризисы булуга карамастан, Бөтендөнья банкы финанслауны дәвам итәчәген раславын белдерде, ди министр А.Фәррахов

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). «2007-2010 елларда Казан шәһәрендә сәламәтлек саклауны модернизацияләү»  программасының барышы буенча кичә Казан шәһәр Думасының ХХХIV сессиясендә доклад белән чыккан Казанның сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рамил Әхмәтов китергән мәгълүматларга караганда, узган елдан бирле гомуми үлем-китемнәр санын, шул исәптән яңа туган балалар арасында да, киметүгә ирешелгән. Хастаханәләргә салу мәсьәләсендә дә, әйтик, 2006 ел белән чагыштырганда, 3 процентка кимү күзәтелә. «Ашагыч ярдәм» станциясе эшенә иярченле навигация системасы кертү нәтиҗәсендә, «ашыгыч ярдәм» бригадасын чакырткач, аны көтү вакыты 20 минутка кадәр кыскарган. Муниципаль сәламәтлек саклау өлкәсен мәгълүматлаштыру буенча балаларга хезмәт күрсәткән 42 һәм зурлар өчен эшләгән 77 объектта меңнән артык автомат эш урыннары булдырылып, алар сәламәтлек саклау идарәсе базасындагы бердәм мәгълүмати челтәргә берләштерелгән һ.б.
Ләкин, депутатлар игътибар иткәнчә, медицина мәгълүмати-аналитик автоном үзәген барлыкка китерү, шәһәр поликлиникаларындагы чиратларны киметү эшләре төгәлләнмәгән; 59 дәвалау учреждениесенә реконструкция һәм капиталь ремонт кирәк, гомумән, шәһәрнең сәламәтлек саклау тармагының матди-техник базасын яңарту таләп ителә: санитар автотранспорт, рентген, операция ясау җиһазлары һ.б.
Депутатлар алдында чыгыш ясаган ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов исә министрлык эшчәнлегендә инвестицион проектлар буенча алып барылган эшне өстенлекле юнәлешләрнең берсе буларак телгә алды. «Тормышка ашырылганнарыннан тыш, төгәлләнү алдында торган бик зур перинаталь үзәк проектын, дөньякүләм колач җәйгән финанс кризисы булуга карамастан, Бөтендөнья банкы финанслауны дәвам итәчәген раславын белдерде. Якын арада 1 млрд. сумга төшкән беренчел звено төзелеше буенча зур инвестицион проектлар тормышка ашырылачак, Островский урамында декабрьдә Европада иң зурлардан булган плазма үзәге кулланылышка тапшырылачак һәм плазма алу буенча эш башкарачак. Хезмәткәрләргә хезмәт хакын тармак буенча түләүгә күчү буенча эш алып барыла», - дип планнары белән уртаклашты министр.