"Милләтләр кроссы-2017" вакытында Казанда кайбер урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк

Вакытлы уңайсызлык туачак урамнар ачыкланды.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). 16 сентябрьдә Казанда Бөтенроссия йөгерү көне уңаеннан “Милләтләр кроссы-2017” узу сәбәпле Казанның кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте.

7.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр чикләүләр түбәндәге урамнага кертеләчәк:

Кремль яр буе урамы буйлап (Декабристлар урамыннан Сәет-Галиев урамына кадәр хәрәкәт юнәлешенең ике ягы), Сәет-Галиев урамы буйлап (Кремль яр буе урамы киселешендә Киров дамбасы юнәлешендә), Кремль яр буе урамыннан Меңъеллык мәйданына төшү юлы өлеше (Үзәк стадион белән Казан дәүләт циркы арасы).