Казанда мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакы тәгаенләнде

Шәһәр Думасы сессиясендә ул мәсьәләдә мәдәният идарәсе башлыгы хисап тотты

(Казан, 17 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Казанда мәдният хезмәткәрләре арасында уртача хезмәт хакы 19,1 мең сумны тәшкил итә. Иң югары хезмәт хакын "La Primavera" камера оркестрында эшләүчеләр ала. Хезмәтләре өчен аларга якынча 29,1 мең сум түләнә. Иң арзан хезмәт хакы исә музей хезмәткәрләренеке санала - 11,8 мең сум. Казан зооботаника бакчасында эшләүчеләргә 25 мең сум, мәдәният йортлары хезмәткәрләренә 18,9 мең сум, китапханәләрдә эшләүчеләргә исә 16,1 мең сум түләнә.

Казан шәһәре Думасының бүгенге 43 нче сессиясендә Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Айгөл Горнышева хәбәр иткәнчә, балаларга иҗади белем бирү мәктәпләрендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 16,3 мең сум тәшкил итә. Шуны да әйтергә кирәк: Казанда яшәүче 6-15 яшьлек балалар һәм яшүсмернең һәр өченчесе сәнгати-эстетик юнәлештә белем ала. Казанда балаларга белем бирә торган сәнгать мәктәпләре - 7, ә музыкаль мәктәпләр исә -17. Аларда барлыгы 8,4 мең бала белем ала.