Казан Сабан туеның төп мәйданнарына махсус автобуслар йөриячәк

Быел 20 июнь көне республика башкаласында Сабан туе 3 мәйданда узачак

(Казан, 17 июнь, ”Татар-информ”). Казанда Сабан туен бәйрәм итәсе көнне, 20 июньдә, шәһәр җәмәгать транспорты маршрутлары махсус расписание буенча оештырыла. Алар пассажирларны сәгать иртәнге 7дән башлап, бәйрәм чаралары тәмамланганчыга кадәр хезмәт күрсәтәчәк, дип вәгъдә ителә мэриядән алынган хәбәрдә. Шәһәр районнары бәйрәмне берләшеп оештыру сәбәпле, быел Сабан туе мәйданы төп 3 урында була.   

           

Совет районы Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкка өстәмә автобуслар түбәндәге тукталышлардан кузгалып китә:

- “Халитов ур.” тукталышы;

- “Ломжинская ур.” тукталышыннан “Ак.Сахаров ур.”,  “Космонавтлар ур.”, “Пионер ур.”, “Ак. Арбузов ур.”, “Халитов ур.”, “Нагорный бистәсе” тукталышларында да тупталып;

- “Гаврилов ур.” тукталышыннан “Роддом”, “Адоратский ур.”, “Савиново” сәүдә комплексы”, “Гаврилов ур.”, “Ак.Арбузов ур.”, “Халитов ур.”, “Нагорный бистәсе” тукталышларында да, һичшиксез, тукталып.

 

Идел буе районы Мирный бистәсендәге Каенлыкка автобуслар түбәндәге тукталышлардан маршрутын башлый:

- “Филармония концерт залы”;

- 10 нчы микрорайон” (Ю.Фучик ур. - Р.Зорге ур. Җиңү проспекты - Х.Мәүлетов ур. Танковая ур. - Оренбург тракты - Ферма шоссесы транспорт хәрәкәте схемасы буенча), “Җиңү проспекты”, “9а микрорайоны”, Ак.Парин ур.”, Х.Мәүлетов ур.”, “Борисково бистәсе” тукталышларында, һичшиксез, тукталып;

- Гарифьянов ур.” тукталышыннан “Борисково бистәсе”ндә тукталып;

- Ф.Әмирхан проспекты”ннан “Четаев ур.”, Чистай ур.”, Лейт.Шмидт ур.”, Калинин ур.”, Сукно бистәсе метро станциясе”, “Филармония концерт залы”, Борисково бистәсе” тукталышларында да тукталып.

 

Киров районындагы Аккош Күленә автобусларда түбәндәге тукталышлардан китеп була:

 - Горький шоссесы”;

- Тимер юлчылар мәдәният сарае”;

- “Ленин ис. мәдәният йорты”ннан  “Соцгород”, “Гагарин ур.”, “Восстание мәйданы”, “Восстание разъезды”, “Горьковский шоссесы”, “Аккош Күле”, “Солнечный” балалар сәламәтләндерү лагере”, “Автостоянка” тукталышларына да, һичшиксез, тукталып;

- “Химиклар мәдәният йорты” тукталышыннан автобус “Волгоград ур.”, “Восстание мәйданы”, “Восстание разъезды”, “Горьковский шоссесы”, “Аккош Күле”, “Солнечный” балалар сәламәтләндерү лагере”, “Автостоянка” тукталышларында да тукталырга тиеш.