Республиканың иң яхшы су асты аучылары Казансуга балык тотарга китте

Республиканың иң яхшы су асты аучылары Казансуга балык тотарга китте

(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Бүген Горький исемендәге парк пляжында Балаларны яклау көненә багышланган су асты аучылыгы буенча ярышлар башланды. Татарстанның 12 иң яхшы балыкчысы Казансуга китте. Алар республиканың иң яхшы су асты аучысы исемен яулар өчен 6 сәгать дәвамында аквалангсыз махсус җайланма белән суга чумарга тиеш.

Аларга иртәгә дә шул сынауны үтәргә кирәк булачак, бары тик шуннан соң гына ярышларга нәтиҗә ясалачак. Оештыручылар тарафыннан төп бүләктән тыш, кызыксындыргыч бүләкләр дә каралган. Бөтен тотылган балык Казанның балалар йортларына тапшырылачак.

Спортчылар Казансуда балык эзләгәндә, пляжда “Нептун көне” билгеләп үтелә. Кунакларны төрле конкурслар һәм ярышлар көтә.