Кайбер Казан урамнары өлешчә ябылачак

Кайбер Казан урамнары өлешчә ябылачак

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). 20-22 июньдә җылылык үткәргеч юлы салу сәбәпле, Казанның Жилая урамында транспорт хәрәкәте өчен юл өлешчә ябылачак, дип хәбәр иттеләр Казан мэриясе башкарма комитетының мәгълүмати-аналитика бүлегеннән.

Моннан тыш, агымдагы елның 20-26 июньдә газ үткәргечен демонтажлау сәбәпле, Пушкин урамының 78нче һәм 76/5 йортлары тирәсендәге юл транспорт хәрәкәте өчен ябылачак. Шул ук вакытта Кече Кызыл урамда урнашкан 14 йорт тирәсендәге юл да транспорт хәрәкәте өчен өлешчә чикләнәчәк.