Илсур Метшин: «Сезнең шәфкатьле булуыгыз авыртуга түзәргә ярдәм итә»

Илсур Метшин: «Сезнең шәфкатьле булуыгыз авыртуга түзәргә ярдәм итә»

(Казан, 17 июнь, "Татар-информ"). Иртәгә Россиядә Медицина хезмәткәре көнен билгеләп үтәләр. Казан мэры Илсур Метшин башкала медикларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Хөрмәтле Казан шәһәренең сәламәтлек саклау хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Медицина хезмәткәре көне белән котлыйм!

Халыкка хезмәт итү – сезнең күркәм эшегезне нәкъ шулай атарга була. Ул осталык, белем һәм эшкә яраклы булуны гына таләп итми, ә үз эшеңә тугры да булуны да сорый.

Сезнең җилкәдә зур җаваплылык ята. Сезнең шәфкатьле булуыгыз авыртуга түзәргә ярдәм итә, ә җылы сүзегез һәм елмаюыгыз – газапларны җиңеләйтә. Сез кешеләргә актив һәм сәламәт тормышка кайтырга ышаныч бирәсез.

Безнең шәһәрнең халыкка сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүдә зур өлеш керткән күп кенә медицина белгечләре белән горурланырга хокукы бар. Казан медицина мәктәбенең күп кенә вәкилләре халыкара исемгә лаек булды. Без чын күңелдән сезнең белән горурланабыз!

Сезнең пациентларыгыз һәрвакыт сәламәт булсын, авыруларга бирешмәсен. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, муллык, эшегездә уңышлар һәм киләчәккә ышаныч белән каравыгызны телим.

Казан шәһәре мэры И.Метшин.