20 апрельдә Дәрвишләр бистәсендә су өлешчә булмаячак

Сәбәбе - су үткәргечнең «Парковая» суырту станциясе җиһазларын капиталь ремонтлау

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казанның Совет районы Дәрвишләр бистәсе йортлары 20 апрель көнне иртәнге 9дан алып, тоташтан 22 сәгать буена өлешчә сусыз калачак:
  
 Тынычлык ур., 30, 32, 34, 36, 43, 45, 47, 49, 51, 51-а, 53, 55, 57, 59, 61, 63, 65, 67 нче йортлар;
Халезов ур., 27, 29 нчы йортлар;
Парк ур., 12, 18 нче йортлар.

Мэриядән алынган мәгълүмат буенча, су үткәргечнең «Парковая» суырту станциясе җиһазларын капиталь ремонтлау эшләренә бәйле рәвештә китерелгән уңайсызлыклар өчен «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан гафу үтенә һәм югарыда күрсәтелгән йортларда торучыларга алдан ук су җыеп куярга кирәклеген искәртә.

Шулай да, Тынычлык ур., 59 һәм Парк ур., 12 нче йортлар турысына су тутырылган автоцистерналар китертү күздә тотыла.