Казан паралимпиячеләрен әзерләү турында без җитди уйланырга тиеш – Илсур Метшин

Башкала җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” утырышы шушы тема белән башланды

 (Казан, 17 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Сочида 7 мартта ачылып кичә тәмамланган XI Паралимпия уеннарында 45 илнең 570тән артык спортчысы көч сынашты, алар арасында 5 спорт төре буенча 72 комплект медаль уйнатылды. Гомумкоманда зачеты буенча 80 медаль – 30 алтын, 28 көмеш, 22 бронза яулаган Россия җыелма командасына шуның кадәр дәрәҗәдә көндәшләр табылмады. Россия XXII кышкы Олимпия һәм XI Паралимпия уеннарын шәп итеп уздыруга иреште: без кабул итүче як ролен әйбәт итеп башкарып кына калмадык, Уеннарда катнашучы буларак та триумфаль уңышларга ирештек... Бу - тарихи җиңү!” – дип бәяләде шушы тема белән Казан җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсен башлап мэр Илсур Метшин.

Шул ук вакытта, әйтик, Паралимпия уеннарында призерлар арасында татарстанлы булып та, ни үкенеч, казанлылар арасында юк. Димәк, Казан үзенең булган үсештәге инфраструктурасында паралимпиячеләрен әзерләү турында без җитди уйланырга тиеш. Биредә эш медальләрдә түгел, спорт белән шөгыльләнеп кенә калмыйча, илкүләм һәм халыкара мәйданда уңышлар яуларга әзер булган мөмкинлекләре чикле спортчыларга тиешле игътибар бирүдә, дип саный шәһәр башлыгы. И.Метшин фикеренчә, физик мөмкинлекләре чикле спортчыларны әзерләү системасын яхшырту таләп ителә.