Р.Борһанов: «Капиталь ремонт ясалган йортлардагылар безне озакка «онытып» торса хәерлерәк»

Исләренә алалар икән, яхшы яктан гына булсын, ә моның өчен күп тырышасы бар шул әле, дип искәртә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе
(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фондының федераль программасына кертелеп, Татарстан башкаласында капиталь ремонт үткәрелә торган йортларда төзекләндерү эшләре  белән бүген танышып йөргән Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Борһанов: «Эш барышы белән тулысынча канәгать булырлык түгел әле, чөнки кайбер йортларда ремонт буенча срокларга  бик сыеп та бетмиләр, - дип, башкарылган эшкә бәясен бирде. – Ләкин җылылык биргәнчегә кадәр бөтен эшләр дә төгәлләнер дип ышанам. Гомумән алганда, башланган эшләр тулаем түгәрәкләнми торып, подъездларны ремонтланмый торып, күңел тынычланмый инде ул. Капиталь ремонт эшләрен комплекслы башкарганда гына отышлы була. Ә бүгенгә акча җитеп бетми, шуңа күрә фасад, подъездлар капиталь ремонт эшләре планына кертелмәгән дә. Дөрес, капиталь ремонт үткәрүне көткән йортлар да күп бит, шунлыктан акча җиткән кадәренчә эшләргә туры килә. Эш барышында халык арасында теге яки бу ризасызлыклар булгаласа да, эш төгәлләнгәч, барыбер рәхмәт сүзләрен әйтеп калалар», - дип, фикерләрен җиткерде ул.
Р.Борһанов сүзләренчә, шундый зур гамәлгә керешеп, капиталь ремонт эшләрен оештыручылар да, аларны башкаручылар да тәҗрибә туплый, сабак ала. «Шул хакта карар чыгарган җаваплы кешеләрнең дә эш барышында без даими язып торган шикаятьләрне, тәкъдимнәрне исәпкә алулары сорала. Чөнки йортларга капиталь ремонт эшләрен комплекслы башкарырга кирәк: халык канәгать булсын, безнең дә күңел тынычлансын. Казан кебек зур шәһәр өчен бүлеп бирелгән ача, сарыф итә башласаң, күп тә түгел», - дип нәтиҗә чыгарды.
Аның фикеренчә, башка вакытта бәлки шулкадәр күп йортка капиталь ремонт ясаганчы, алар санын киметеп, күбрәк эш башкарыргадыр. «Капиталь ремонт ясагач, ул йортларда торучылар безне озак вакытка «онытып» торса хәерлерәк. Исләренә алалар икән, яхшы яктан гына булсын. Ә моның өчен күп тырышасы бар шул әле. Ләкин ремонт ясалганнан соң берәр ел үткәч кайбер подъездларны танырлык түгел, менә шул чакта бик гарьләндерә. Булсын дип эшлибез бит инде, безгә беркем дә бер нәрсә дә китереп бирмәс... Шул ук вакытта үзләре яшәгән йортны карап-саклап тоткан казанлылар да бар. Кулланылыш срогы үтеп китсә дә, ул йортларны капиталь ремонт исемлегеннән чигереп калдырырга туры килә, ә ул йортлардан 2 тапкырга «яңарак»ларны исемлеккә теркәргә мәҗбүр булабыз. Андый очракларда тәртипле, сакчыл казанлылар алдында безнең үзебезгә дә уңайсыз», - диде Башкарма комитет җитәкчесе. Аерым алганда, капиталь ремонтка әлеге федераль программа буенча 2008 елда Казанга 1 млрд. 114 млн. сум акча каралган. Шул сумма 282 йортка капиталь ремонт ясарга тотылачак. Аңа өстәп, Казан шәһәре бюджетыннан 693,5 млн. сум акча күчерү планлаштырылган.