Казан шәһәре Думасының 43нче сессиясе була

Дума президиумы 8 мәсьәлә тәкъдим итәргә карар кылган

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә, 17 июнь көнне сәгать12дә, икенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының XLIII сессиясе була, дип хәбәр итә Дума Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге.

Казан ратушасында узачак сессиядә депутатлар каралышына Дума президиумы 8 мәсьәлә тәкъдим итәргә карар кылган.

Аерым алганда, Казан шәһәре Думасының өченче чакырылыш депутатларын сайлауны билгеләү, “Казан мәдәнияте” концепциясе, республика башкаласында мәгариф системасын үстерү, торак булмаган муниципаль фонд объектларын арендага бирү тәртибе турында сүз булачак. Казан шәһәре Думасының моңарчы кабул ителгән “2014-2016 елларга Казан шәһәре муниципаль милкен хосусыйлаштыруның фаразлама планы (программасы) турында”гы карарына үзгәрешләр кертү күздә тотыла. Казан каласында җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә, шулай ук әлеге кагыйдәләрнең шәһәр төзү регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре дә 43 нче сессиягә чыгарыла.