Казан шәһәре хакимияте бу атнада спорт һәм мәдәни чараларны күпләп оештыра

Бу чаралар, беренче чиратта, балаларны күпләп җәлеп итүне күздә тота

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты шушы көннәрдә төрле мәдәни һәм спорт чаралары үткәрә.
 Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе янындагы скверда Казан шәһәре социаль яклау идарәсе тарафыннан тематик чара оештырылды. Ул «Гаилә» социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен махсус әзерләнгән.  
17 июнь көнне Идел буе районы хакимияте мәктәптән тыш эшләү үзәгендә районның үз карамагындагы мәктәп-гимназия укучылары өчен «Музыкаль лимонад» дигән концерт-күңел ачу программасы тәкъдим итә. Шул ук көнне «Ихлас» дип аталган көндез килеп дәвалану бүлегендә Киров районы хакимияте тарафыннан «Әти, әни, мин – спортчы гаилә» бәйрәме үткәрелә.
18 июнь иртән «Аккош» күле янындагы «Полет» балаларны сәламәтләндерү комплексында, җәйге лагерь сезонының беренче сменасы ачылу уңаеннан, «Киләчәккә 70 адым» дип исемләнгән тантана була. Ә Совет районы хакимияте Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында Дәрвишләр бистәсе балалары өчен «Юл билгеләре илендә» дигән уен аша танып-белү программасы әзерли. Шул ук көнне тагын «Мотор», «Рубин», «Тасма» стадионнарында мэриянең физик культура һәм спорт комитеты ветераннар арасында Казан беренчелегенә футбол матчлары уздырачак. 20сендә исә «Рубин» һәм «Тасма»да җиде яшь төркеме буенча шундый ук чаралар - чемпионат һәм Казан беренчелеге ярышлары планлаштырыла.