Вакыйга // «АК БАРС»НЫ ТӘБРИКЛӘҮ // 16 июнь, №23

Вакыйга // «АК БАРС»НЫ ТӘБРИКЛӘҮ // 16 июнь, №23

26 майда Казанда моннан бер ай чамасы элек алтын медаль яула­ган «Ак барс» хоккей ко­мандасын тәбрикләү тантаналары үткәрелде.

Иң әүвәл 10 мең та­машачы сыйдырышлы «Татнефтьарена»да Россиянең  спорт мини­стры Вячеслав Фетисов, хоккей федерациясе рәисе Владислав Третьяк кебек атаклы хоккей­чылар һәм ТР Президен­ты Минтимер Шәймиев уенчыларга алтын медальләр тапшырдылар. Шунда ук баш тренер Зиннәтулла Билялетдинов һәм берничә хок­кейчы күкрәгенә республикабызның «Фидакарь хезмәт өчен»  ме­дальләре дә тагылды.

Медальләр дигәннән, ил чемпионнары бе­лән бергә алтын медаль­ләрне республикабыз Пре­зиденты Минтимер Шәймиев белән «Татнефть» ачык акционерлык җәм­гыяте генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдиновка да тапшырдылар. Аннан хоккейчылар, дәү кубокны кулларына тотып, «КамАЗ» машинасы әр­җәсенә менеп бастылар һәм машина әкрен генә, Чистай, Декабристлар урамнары аркылы, Яр­минкә мәйданына юл тотты. Монда инде бәй­рәм ачык һавада өряңадан башланып китте һәм төн урталарына ка­дәр дәвам итте.

Шимбә көнне исә «Трудовые резервы» стадионында Мәскәүнең эстрада йолдызлары Ка­зан җитәкчеләренә каршы футбол буенча шәф­катьлелек матчы уздыр­ды. Аннан җыелган акча балаларны савыктыру өчен тотылачак.

Шамил Абдюшев фотолары.