Манзара //// 16 июнь, №23

Манзара //// 16 июнь, №23
Елның иң яхшы укытучысы хезмәтен быел машина белән бүләкләделәр. «Ел укытучысы» бәйгесендә җиңеп чыккан Түбән Каманың 35 нче лицеенда биология укы­тучы Виктор Белоусов республиканың мәгариф һәм фән министры кулыннан «ВАЗ-2105» машинасы ачкычын алды.

«Ел укытучысы» бәйгесе һәр ел саен үткәрелә һәм үз һөнәренең осталарын ачыклый, финал өлешенә хәтле укытучы­лар үз районнарында көч сынаша. Быел иң-иң дигән исемгә 650 укытучы дәгъва кылды, шуларның 45 е Казанга, бәйгенең финалына килде. Мастер-класс, тестлар­да сынатмаган, ачык дәресләр, идеяләр фестивале уздырып, үзен чын педагог итеп күрсәтә алган берничә укытучы төр­ле номинацияләрдә җиңүче дип табылды. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 Шамил Абдюшев фотосы.