Казанның кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнгән

Казанның кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнгән

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Бүген көндез Казанда, юл төзеләндерү эшләре алып бару сәбәпле, Фучик урамы һәм Оренбург трактында транспорт чаралары хәрәкәте чикләнәчәк. Әлеге участокларда юл каймаларын урнаштыру буенча эш дәвам итә, юл фрезасы эшләячәк, дип хәбәр итә Казан ЮХИДИ матбугат хезмәте.

Төнлә шәһәрдә Фучик урамы кабат тулысынча ябылачак, анда асфальт җәю каралган. Эшләр барган урыннарда йөртүчеләргә юл билгеләрен үтәргә кирәк.

Моннан тыш, хәзерге вакытта Казанда Нариманов – Галискар Камал урамнары чатында светофор эшләми. Гадел Кутуй – Гвардия, Вахитов – Яруллин урамнары, Оренбург тракт – Җиңү проспекты чатларында светофорның сары уты гына янып тора. Әлеге участокларда йөртүчеләр һәм җәяүлеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк.