Казанның 1000 еллыгы алдыннан башкаланың Мәскәү урамында шәрык стилендә чәчәк композициясе пәйда булачак

Казанның 1000 еллыгы алдыннан башкаланың Мәскәү урамында шәрык стилендә чәчәк композициясе пәйда булачак

(Казан, 16 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Бүген Казанның чәчәк утыртучылары Декабристлар, Чистай һәм Ибраһимов урамнары кисешкән урында шәрык стилендә чәчәкләр композициясе ясарга кереште. Композиция әлеге урамнар кисешкән бөтен мәйданны биләячәк.

"Шәрык әкияте"ндә үзәк урынны чәчәкләрдән ясалган 4 метрлы шар алачак. Аның тирәсендә чәчәкле колонналар ясау планлаштырыла. Әлеге зур чәчәк композициясен торгызуга бер атна тирәсе вакыт кирәк булачак.