Татарстан халыклары әдәбияты һәм сәнгате көннәре башланды

«Казан язы» дип аталган ул бәйрәм 29 апрельгә кадәр дәвам итәчәк

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 16-29 апрель көннәрендә «Казан язы» дип исемләнгән Татарстан халыклары әдәбияты һәм сәнгате көннәре үткәрелә. Бүген Казандагы Үзәк китапханәдә аның ачылышы тантанасында әдәбият һәм сәнгать өлкәләрендә танылган иҗатчылар - татар шагыйрьләре һәм язучылары Рәдиф Гаташ, Зиннур Мансуров, Рәмис Аймәт, Флера Тарханова, Илсөяр Ихсанова, Галимҗан Гыйльман, артист Миңгол Галиев һәм актриса Миләүшә Нәҗмиева катнаша.

Республикада гомер итүче халыклар дуслыгын ныгытуны, яшьләрнең төрле халыктагы милли үзенчәлекләр, аларның тарихлары, мәдәниятләре, традицияләре, гореф-гадәтләре турындагы белемнәрен арттыруны, яшь буынны милли әдәбиятны укуга тартуны максат итеп оештырыла торган чара кысаларында муниципаль китапханәләрдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының яшь актерлары, шагыйрьләр Роберт Миңнуллин, Шәмсия Җиһангирова белән иҗади очрашулар, «Татар фольклорын беләсеңме?» конкурсы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының татар фольклоры кафедарсы мөдире Алсу Еникиеваның мастер класслары, «Пушкин Казанда» дигән әдәби кичә кысаларында конкурслар, викториналар уздырыла. «Абхазия уллары» дигән әдәби сәгать исә Дмитрий Гулианың тормышы һәм иҗаты белән таныштырачак. Ә инде Н.Гогольның тууына 200 ел һәм Т.Шевченконың тууына 195 ел тулу уңаеннан оештырылачак әдәби-музыкаль кичә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының музыка факультеты студентлары, балалар театр студиясенә йөрүчеләр һәм украиннарның республикадагы милли җәмгыятьләре вәкилләре һ.б. катнашында булачак, диелә Казан шәһәре мэриясеннән алынган хәбәрдә. Чараларның кайсы көнне һәм кайда уздырылуы хакында http://www.kzn.ru/news/show/6674 буенча белешергә була.