Шәһәр юлларын реконструкцияләүгә - 300 миллион сум

Шәһәр юлларын реконструкцияләүгә - 300 миллион сум
(Казан, 16 февраль, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Казан хакимияте Җиңү проспектында, шулай ук Пушкин, К.Маркс һәм башка урамнардагы юлларны һәм трамвай юлларын реконструкцияләүгә 300 миллион сум сарыф итәргә ниятли. Моннан тыш, башкаланың 1000 еллыгына әзерләнү кысаларында шәһәрнең төп юлларында реконструкция үткәрү планлаштырыла. Шул рәвешле, Казан-Залесный бистәсе участогына 150 миллион сум, Казан-Оренбург юлы участогы төзелешенә 54,2 миллион сум үзләштерү планлаштырыла. Казан-Пермь автоюлын реконструкцияләү тулысынча тәмамланачак.