Казанның парк һәм скверлары матурая

Казанның парк һәм скверлары матурая

(Казан, 16 февраль, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Шәһәрне төзекләндерүчеләр Казанның 1000 еллыгына әзерләнү уңаеннан, парк һәм скверларны реконструкцияләүгә 20 миллион сум тирәсе акча сарыф итәргә планлаштыра. Казанлылар яратып өлгергән Черек күл, Җиңү, Яшьләр, Мотор төзүчеләр парклары, шулай ук Толстой скверы яхшырачак. Моннан тыш, киләсе җәйдә башкалада Казанның яңа 1000 еллыгы паркы пәйда булачак. Аны "Баскет-холл" сарае тирәсендә корачаклар.

Реконструкцияләү вакытында парк һәм скверларның коймалары гына түгел, ә яңа чәчәклек һәм газоннар, аллеялар, ял итү зоналары пәйда булачак.