^Казан идарәсенең үзәк аппаратында кыскартулар

^Казан идарәсенең үзәк аппаратында кыскартулар

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Мария Семенова). Бүген Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Илсур Метшин бу елда беренче эшлекле дүшәмбе үткәрде. Башкарма комитет башлыгы шәһәр хезмәтләренә бәйрәм көннәрендә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдереп, шәһәр хакимияте аппаратында кадрлар алышынуы турында хәбәр итте.

Башкарма комитет җитәкчесе шәһәрдә аппаратны шактый кыскартылуын билгеләп үтте. Аппаратта 2,5 мең хезмәт итүчедән шәһәрнең башкарма хакимиятенең хәзерге аппаратында 1700 кеше калган. Бу закон нигезендә, муниципалитетка шәһәр дәрәҗәсендә башкарылган элеккеге функция һәм вазифаларның барысы да бирелмәве белән бәйле. Илсур Метшин кыскарту, нигездә, үзәк аппаратка яки шәһәр хакимиятенә кагылуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, районнар ныгытылган, халык үз проблемаларын яшәгән җирләрендә хәл итә алсын өчен урыннарга тиешле акча бирелә, шулай ук 25 идарә оештырылган. “Безнең бурыч – хакимиятне халыкка якынайту”, - дип белдерде муниципалитет башкарма комитеты башлыгы. Илсур Метшин барлык кыскартылган хезмәткәрләрнең квалификацияле булу нәтиҗәсендә, эш таба алачакларына өмет белдерде. Аларның бер өлеше хакимият көче белән эшкә урнаштырылган инде.

Илсур Метшин башкарма комитет җитәкчесенең яңа билгеләнгән урынбасарлары Рөстәм Нигъмәтуллинны (икътисад, сәнәгать, транспорт һәм элемтә өчен җаваплы) һәм элек Казан хакимияте башлыгы урынбасары булып эшләгән Иршат Минкинны тәкъдим итте, ул яңа вазифада шәһәр хуҗалыгы һәм торак-коммуналь хуҗалыкның стратегик үсеше өчен җавап бирәчәк.

Башкарма комитет аппараты җитәкчесе итеп Денис Калинкин билгеләнгән, башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм архитектура буенча урынбасары - Олег Антосенко, башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр төзеклелеге буенча урынбасары - Мансур Хафизов. Башкарма комитет башлыгы Иршат Минкин вазифасына торак-коммуналь комплекс үсешен фаразлау керсә, Мансур Хафизов өчен эшчәнлек өлкәсе “бүгенге көн” булачак. Башкарма комитет җитәкчесенең җир һәм милек мөнәсәбәтләре буенча урынбасары итеп Айрат Нуретдинов билгеләнгән.

Илсур Метшин башка шәһәрләр тәҗрибәсе буенча, шәһәр Думасы тарафыннан финанс идарәче башлыгын башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары итеп билгеләү карар ителгәнлеген билгеләп үтте. Ул - Оскар Прокопьев. Башкарма комитет аппараты җитәкчесе шулай ук социаль мәсьәләләр буенча яңа урынбасар Зөһрә Нигъмәтуллинаны тәкъдим итте. Ул Казан дәүләт университетының социология факультетын тәмамлаган, үзенең һөнәри эшчәнлеген «Татарстан» ДТРКндә журналист булып эшләүдән башлаган. Аннары – ТР Милли банкының матбугат үзәге җитәкчесе. 1997-2001 елларда ТР мәдәният министры урынбасары вазифасын башкарган. Хәзерге вакытка кадәр ул «Свободный дизайн» ҖЧҖнең финанс директоры булып эшләгән. Илсур Метшин Зөһрә Нигъмәтуллинаны Казан һәм республика өчен әзерләнгән кеше, гомумән танылган дип бәяләде.

Илсур Метшин шулай ук Казанның Идел буе һәм Совет районнарына яңа билгеләнгән башлыкларны тәкъдим итте. Идел буе районының яңа башлыгы – Равил Кәримов турында башкарма комитет җитәкчесе шәһәрнең иң мөһим предприятиеләренең берсе «Ритуал» МУПсен ачып, зур эш башкаручы буларак бәяләде. Аның сүзләренчә, бу -шәһәрнең яхшы күрсәткечләргә ирешкән һәм керемле эшләүче иң мөһим предприятиеләренең берсе. И.Метшин шулай ук быел унитар предприятиеләрнең күрсәткечле эшләренең берсе – хезмәт хакы арту, керемле эш булуын билгеләп үтте.

Муниципалитетның башкарма комитет җитәкчесе шәһәрнең Совет районы башлыгы Владимир Фомин белән дә таныштырды. Ул район җитәкчеләренең яңа вазифада барысы эшләре дә уңачагвна ышаныч белдерде һәм уңышлар теләде.