Казан шәһәре кече эшмәкәрлеген үстерү буенча координацион советының V утырышы булды

Анда шәһәр территориясендәге җирне арендага алуга, межалауга, шәһәрдә төзелеш кагыйдәләре, кайда нәрсә төзеләсе турында мәгълүмат кыры барлыкка китерү буенча фикер алышулар, тәкъдимнәр яңгырады

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан Ратушасында Казан шәһәре кече эшмәкәрлеген үстерү буенча координацион советының V утырышы булды.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Борһанов рәислегендә барган әлеге утырышта эшмәкәрләр өчен бүген проблема саналган җирдән файдалануга, төзелеш һәм коммуналь челтәргә тораштыруга бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышулар, тәкъдимнәр, кайчак бәхәсләр шәһәр хакимияте һәм эшмәкәрләр арасында уртак килешүгә килүгә, әлегә чишелеше күренмәгән кайбер мәсьәләләрне хәл итү юлларын бергәләп эзләүгә корылган иде. Анда шулай ук эшмәкәрләрнең муниципаль заказны тормышка ашыруга тендерларда катнашканда килеп  чыккан каршылыклар мәсьәләсе дә каралды.
Шәһәр территориясендәге сәүдә киосклары һәм павильоннар торган җирне арендалау турындагы килешүнең вакыты чыккан, ул озайтылмый, ләкин, шушы җирдән куллану дәвам ителү сәбәпле, эшмәкәрләрдән аренда өчен акча түләтелә. Эшмәкәрләрнең таләпләре эшчәнлекләрендә шушы үзләре кулланган җиргә аренданың срогын тагын 10 елга озайту, сәүдә биләмәләрен арттыру булса, Башкарма комитет җитәкчесе фәкать гамәлдә булган закон нигезендә эш итәргә кирәклеген кат-кат басым ясап әйтте. «Яңа закон буенча, шәһәр җитәкчелеге җирне бары тик аукцион нәтиҗәләре буенча гына арендага бирергә хокуклы. Әгәр павильоннар төзелгән җирләр аукционга куелса, эшмәкәрләрнең 80 проценты хәзер куллана торган җирләрен югалтачак, шуңа күрә әлегә бу эшне туктатып торабыз», - ди Р.Борһанов. Аның сүзләренчә, миллионлы халкы булган Россия шәһәрләре арасында, кеше саныннан исәпләгәндә, Казан болай да җитештерүчәнлек буенча арттагылар рәтендә, ә вак сәүдә объектлары өчен җиргә 10 елга килешү төзү мөмкин түгел. Моның исә сәбәпләре төрле: шәһәр төзелеше генераль планы буенча башкаланың тиз арада тагын да үсеш алачагы, межалау эшләренең төгәлләнмәве һ.б. Эшмәкәрләр межалау эшләре төгәлләнгәнче үк киосклар, павильоннар урнашкан җирләрне исәпкә алырга кирәк, дисәләр дә, Р.Борһанов әлеге тәкъдим белән килешмәвен белдерде. Хәзерге вакытта Казанда булган 11 мең күп фатирлы йортның 4 меңендә межалау төгәлләнгән, 24 процентында межалау проекты эшләнә, сәнәгать объектлары җирләре тулысынча межаланган. Шушы эшләр тулысынча тәмамлангач кына мәгълүм булачак «ак таплар» буенча шәһәр җирләрен арендалау мәсьәләсе буенча сүз алып барып булачак.
Җирне арендалау мәсьәләсендә, эшмәкәрләр фикеренчә, гамәлдә булган законда җитешсез яклар бар. Шуңа күрә Татарстан Дәүләт Советына, РФ Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать белән чыгарга, дигән тәкъдимнәр булса да, законнарның әледән-әле үзгәреп торуын, кабул ителгәннәре кысаларында эш итәргә кирәклеге турындагы фикер өстенлек алды. 
Эшмәкәрләр тарафыннан шәһәрдә төзелеш кагыйдәләре, кайда нәрсә төзеләсе турында мәгълүмат кыры барлыкка китерү тәкъдиме дә булды. Бөлү алдында торган төзелеш компанияләре барлыгы, димәк, алга таба төзелеш базарындагы вазгыятьне күзаллау максатында, бу эшнең мөһимлеге ассызыкланды.
Казан шәһәре Башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты тарафыннан оештырылган утырышта республика ведомстволары, әлеге Башкарма комитетның шушы мәсьәләләр белән шөгыльләнә торган бүлекләре җитәкчеләре, Казан шәһәр Думасы депутатлары, эшмәкәрләрнең иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре катнашты.