Казан мэры Украинадан килгән качаклар белән очрашты

Хәзерге вакытта Казанда Украинадан килгән 760 качак теркәлгән, шуларның 232се – балалар

 (Казан, 15 август, “Татар-информ”). Хәзерге вакытта Казанда Украинадан килгән 760 качак теркәлгән, шуларның 232се – балалар. Алар, килү белән, “Кварт” һәм “Стрела” кунакханәләре базасына, шулай ук студентларның тулай тораклары кебек вакытлыча яшәү пунктларына урнаштылар. Казан мэры Илсур Метшин шундый пунктларның берсендә - Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның 3нче номерлы тулай торагында булып кайтты. Мэрны шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыев, гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов, Башкарма комитет аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, Совет районы хакимияте башлыгы Рөстәм Гафаров, “Таттелеком” ААҖ директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин, Казанның Мәшгульлек үзәге директоры Валерий Корнеев озата йөрделәр.

Илсур Метшин качакларга Украинада барган вакыйгалар уңаеннан борчылуын белдерде. “Без андагы вакыйгаларны телевизор аша күрәбез, ә сез аларны үз күзләрегез белән күргәнсез, гаиләләрегез моны тойган. Татарстанлылар, казанлылар һәм Россия халкы сезгә ярдәм итәргә әзер. Барысы да җайлансын дип, Аллаһыдан сорыйбыз. Хәзер безнең алда торган бурыч – сезне эш белән тәэмин итү, балаларыгызны эшкә урнаштыру өчен шартлар булдыру. Документларны рәсмиләштерү белән булышырбыз. Әлбәттә, каршылыклар да булмый калмас, әмма рус халкы да, татар халкы да – бик кунакчыл халык, безнең ишекләребез ярдәм кирәк булучыларга һәрвакытта да ачык”, - дип мөрәҗәгать итте мэр җыелган халыкка.

Хәзерге вакытта Казанда 240 гаилә теркәлгән: бу 760 кеше дигән сүз, шуларның 232се – балалар. Әле өченче көн генә Украинадан 58 кешелек чираттагы состав килеп төште. Үзәк тимер юл вокзалында качакларны республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, миграция хезмәте, медицина һәм шәһәр Башкарма комитеты вәкилләре каршы ала.

Фердинанд Тимерханов Казанда качаклар белән эш тиешле дәрәҗәдә оештырылганлыгын җиткерде: барлык хезмәтләр дә аларның мәнфәгатьләрен кайгырту юнәлешендә эш алып бара.
Илсур Метшин качаклардан алар күченү өчен ник менә нәкъ Казан шәһәрен сайлаулары турында кызыксынды. Күбесенең биредә туганнары, әти-әниләре бар икән, кайберләре Татарстанда туып, соңыннан күченгән булганнар.

Качакларның сүзләренә караганда, аларны хәзерге вакытта торак мәсьәләсе бик борчый. Август ахырына кадәр тулай торакларны студентлар өчен бушатырга кирәк. Мэр аларны, хәзерге вакытта әлеге мәсьәләне чишү – качакларны башка җиргә күчерү өчен урынны эзләү мәсьәләсе алып барыла, дип ышандырды.

Качакларның хәзерге вакытта борчыган мәсьәләләрнең тагы берсе – эшкә урнашу. Валерий Корнеев сүзләренә караганда, Казанның мәшгульлек үзәге инде бүген үк качакларга меңнән артык вакансияләр тәкъдим итәргә әзер, күбесе – эшче белгечлекләре буенча.

Илсур Метшин качакларга республикада баручы “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе турында сөйләде һәм балаларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырды. Качаклар, балаларын мәктәпкә урнаштырырга ярдәм күрсәтүләре өчен, шәһәр хакимиятенә рәхмәтләрен белдерделәр.

Очрашу азагында Илсур Метшин качакларны, җаваплы хезмәти затлар элемтәдә булачак, килеп чыккан проблемалар хәл ителеп барылачак, дип ышандырды. Иң мөһиме – баш очындагы тыныч күк йөзе, дип билгеләде мэр. “Могҗиза, әлбәттә, булмаячак, әмма тыныч тормыш һәм балаларыгызга белем бирү, сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтә, шулай ук эш белән тәэмин итә алачакбыз сезне. Калганы үзегездән тора. Казанга рәхим итегез, сезнең өчен бәхет китерерлек үз җирегезгә әйләнсен”, - диде шәһәр җитәкчесе.

Казан каласы Думасы аппаратының ММЧ һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге шул хакта хәбәр таратты.