Башкалабызда бу атнада оештырылган чараларның кайберләре

Казан шәһәре Башкарма комитеты аларны планлы рәвештә алып бара
(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәре Башкарма комитетының бу атнада тәкъдим ителгән чаралар үткәрү планы буенча, иртәгә иртән Яңа Савин районының мәшгульлек үзәгендә (Ибраһимов ур., 41) әлеге районның эшсезләре һәм эш эзләүчеләре өчен Эш бирүче көне үткәреләчәк.
 Идел буе, Мәскәү, Совет районнарында алып барылган капиталь ремонт объектларын атна дәвамында Казан район хакимиятләре җитәкчеләре карап-тикшереп йөри. Шулай ук төзелеш объектларын шәһәрне матурлап, карап тоту таләпләренә туры килү-килмәүне ачыклау буенча тикшерүләр дә планга кертелгән. Соңгысын исә административ контрольне җайга салу идарәсе тарафыннан башкарыла.