Казанның Универсиадага әзерлеге ягыннан транспорт мәсьәләсе буенча зур сөйләшү булачак

Ислам конференциясе оешмасы карамагындагы Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы административ советының XXVII утырышы да бу атнада Казанда уздырылачак

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре Башкарма комитеты аппараты җитәкчеләренең чираттагы «дүшәмбе киңәшмәсе»нә рәислек иткән мэр Илсур Метшин, РФ транспорт министры Игорь Левитинның Казанга килүе көтелә, дип белдерде.

Шәһәр башлыгы сүзләренчә, иртәгә Казан Ратушасында республика башкаласының 2013 елдагы Универсиадага әзерлеге ягыннан транспорт мәсьәләсе буенча зур сөйләшү булачак һәм бу максаттан шәһәрдәге барлык төр транспорт маршрутлары, шулай ук студентларның халыкара спорт уеннары өчен төзелеш мәйданчыклары урыннарда карап тикшереләчәк.

Болардан кала, бу атнада Ислам конференциясе оешмасы карамагындагы Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы административ советының XXVII утырышы Казанда уздырылачак, аның буенча оештыру эшләре югары дәрәҗәдә булырга тиеш, дип кисәтеп куйды мэр И.Метшин аппаратның җитәкче даирәләрен.

Киңәшмәдә бүген төп мәсьәлә итеп куелган 20 июльдә булачак Казан Сабан туена әзерлек һәм шәһәрдә җәйге сәүдә эшләрен оештыру темаларына Казан мэрының беренче урынбасары Иршат Минкин белән шәһәр Башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты рәисе Азат Шәрәпов чыгыш ясады.