Иртәгә «Восхождение» тернәкләндерү үзәге инвалидлар өчен Сабан туе үткәрә

Әлеге чараның мәдәни программасында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары да катнаша

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә 13.00 сәгатьтә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының «Восхождение» тернәкләндерү үзәгендә (Имәнлек ур., 43) башланып китәчәк Сабан туе Казанда гомер итүче инвалидлар өчен махсус оештырыла.

Татарстанда игълан ителгән Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы кысаларында оештырылган бәйрәмнең кунаклары күңелле эстафеталарда, спорт уеннарында катнаша ала, ә җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырыла, диелә мэриядән алынган хәбәрдә.

Сабан туе бәйрәменең мәдәни өлеше инвалид балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү буенча эшли торган әлеге автоном учреждениенең «Восхождение» бию төркеме белән берлектә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының иҗат коллективлары катнашында әзерләнгән.