И.Метшин: «Казанлылар, башкала кунакларының әйбәт ял итүе - эш нәтиҗәбез шул булырга тиеш»

Казанда Сабан туена әзерлек һәм аны үткәрү буенча «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә мэр, шәһәрдә барлык хезмәтләрнең дә югары әзерлекле булуы таләп ителә, дип басым ясап әйтте

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәре мэриясе Татарстан башкаласында бу шимбә көнне 20 июльдә булачак Сабан туена әзерлек чараларын тәмамлап килә. Быел Сабан туе нибары төп 3 мәйданчыкта узачак: Каенлыкларда һәм Аккош күлендә. Аерым алганда, Идел буе районының Мирный бистәсендәге Каенлык Сабан туен оештыруда Вахитов районы да катнаша,  ә Совет районы Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыктагысы Яңа Савин районы белән уртагыннан уза, Аккош күлендәгесен исә Киров, Мәскәү, Авиатөзелеш районнары бергәләп үткәрә.

Бүген Казан шәһәре Башкарма комитеты аппараты җитәкчеләренең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә Казан шәһәре мэрының беренче урынбасары Иршат Минкин әнә шул хакта аңлатма бирде. Аның сүзләренчә, Казан Сабан туеның төп вакыйгасы булган татар милли көрәше Татарстан районнары һәм Россия төбәкләре көрәшчеләре катнашында үткәреләчәк, традицион ярышлар, уеннар һәм күңел ачулар оештырылачак. Ул көнне ат-спорт комплексындагы ат чабышы Сабан туена нокта куячак.

Мэр Илсур Метшин исә, казанлыларның һәм башкала кунакларының ялын  оештыру, транспорт белән тәэмин итү мәсьәләләрендә бернинди тоткарлык булырга тиеш түгел, ул җитәрлек күләмдә һәм вакытында Сабан туе мәйданнарына халыкны илтеп, кире алып кайтып торырлык итеп планлаштырылсын, дип искәртте. Транспорт комитеты җитәкчесе Айдар Абдулхаков хәбәр иткәнчә, районнар теләкләрен исәпкә алып, транспорт өчен махсус маршрутлар каралган, ул яктан тоткарлыклар булмаячак.

Һава торышының коры, эссе булуын һәм бәйрәм чараларының урманлыкларда үткәрелүен исәпкә алып, гадәттән тыш хәлләр, бигрәк тә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, гомумән, барлык хезмәтләрнең эше тиешле дәрәҗәдә оештырылсын, дип мэр кисәтеп куйды һәм шәһәр хакимияте подразделениеләренә аерым күрсәтмәләр бирде. «Казанлылар, башкала кунакларының әйбәт ял итүе - эшебезнең нәтиҗәсе шул булырга тиеш. Гомуммилли бәйрәмгә әверелгән Сабан туенда мактаулы кунаклар да күпләп чакырылган, без бәйрәмнең әйбәт уздырылуы өчен тырышачакбыз», - дип ышандырды И.Метшин.