Муниципаль хакимиятләр җәмәгать транспорты базарына кайтачак

Муниципаль хакимиятләр җәмәгать транспорты базарына кайтачак

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Казан урамнарына муниципаль транспорт әйләнеп кайтачак. Бүген бу турыда шәһәр халкы белән узган “турыдан-туры элемтә” барышында Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Бәясе 7 сум булган шәһәр автобусларының аз күләмдә булуы турындагы сорауга җавап биреп, Илсур Метшин муниципаль хакимият кайбер сәбәпләр аркасында җәмәгать транспорты базарыннан вакытлыча китте, дип хәбәр итте. Бүгенге көндә 264 компания булган шәхси пассажир йөртүчеләр аларны кысрыклап чыгарган. “Базар да, көндәшлек тә булырга тиеш, әмма дөньяның бөтен эре шәһәрләрендә муниципаль пассажир йөртүләр базарның өчтән икесен алып тора”, - диде Илсур Метшин. “Шуңа күрә, хәзер без программа эшлибез, транспорт бөкеләреннән һәм пассажирларның тукталышларда торуын булдырмас өчен тиешле транспорт логистикасын төзибез. Euro 3 экология нормаларына җавап бирүче двигательле, күп сыйдырышлы автобуслар сатып алачакбыз. Муниципалитет пассажирлар йөртү базарына әйләнеп кайтачак. Шәхси пассажир йөртүдә бары эре уенчылар гына калачак, ә калганнар алар тирәсенә берләшәчәк. Тәртип урнаштырылачак!”, - дип вәгъдә бирде Илсур Метшин.