Казан җитештерүчеләре Сочига 10 тонна туңдырма җибәргән

Казан җитештерүчеләре Сочига 10 тонна туңдырма җибәргән

(Казан, 15 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). "Холод" ААҖ Сочи кулланучыларына беренче 10 тонна туңдырманы җибәрде. Шулай итеп, һәр ай саен Сочига 20 шәр тонна татлы азык җибәреләчәк, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына предприятиенең маркетинг бүлегендә.

Сочи кулланучыларына казанлылар яратып өлгергән "Батыр", "Тулпар", "Шоколадница", "Мишка на Севере" һ.б. туңдырмаларны җибәргәннәр. Шулай ук бу көннәрдә 10 тонна туңдырма Мәскәү өлкәсенә дә җибәреләчәк. Бу җәйдә "Холод" анда атна саен шул кадәр татлы азык җибәрергә ниятли. Сүз уңаенда, бүгенге көндә предприятие Россиянең 20 төбәгенә туңдырма җибәрә, алар арасында - Краснодар крае, Ульяновски, Киров, Волгоград өлкәләре, Чувашия. Татарстан эчендә дә кулланучылар даирәсе арткан. Республиканың шәһәр һәм район үзәкләренең сәүдә предприятиеләре продукцияне зур күләмдә сорый башлаган.