Аз тәэмин ителгән гаиләләргә газ һәм су исәпләү җайланмаларын түләүсез урнаштырачаклар

Аз тәэмин ителгән гаиләләргә газ һәм су исәпләү җайланмаларын түләүсез урнаштырачаклар

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Аз тәэмин ителгән гаиләләргә газ һәм су исәпләү приборларын түләүсез урнаштырачаклар.

Бүген бу турыда казанлылар белән булган “турыдан-туры элемтәдә” шәһәр мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Илсур Метшин сүзләренчә, Казан хәзерге вакытта Россиянең башка шәһәрләреннән энергия саклаучы технологияләр буенча нык артта калган, әмма башкарма комитет тарафыннан энергия саклау программасы инде кабул ителгән. Аңарга фатир, йорт һәм квартал исәпләү җайланмалары урнаштыру керә. “Без иң мохтаҗ кешеләргә исәпләү приборлары урнаштыру буенча эшне башларга, шулай итеп аларның коммуналь чыгымнарын киметергә телибез”, - дип хәбәр итте Казан мэры.