Казан юлларына быел 8 млрд. сум “салыначак”

20 урамда юллар капиталь төзекләндереләчәк, калганнарында өске катламы гына яңартылачак

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта Казанның автомобиль юллары 1783 чакрым исәпләнә, аларның гомуми мәйданы – 19,3 млн. кв.м. Быел исә урам юлларының 74 участогында 0,2 – 5,1 һәм 7,1 чакрымга кадәр озынлыкта һәм Зур Казан Боҗрасының 16,5 чакрымында - гомуми 123 чакрымда һәм барлыгы 2,2 млн.кв.м мәйданда булганнарын реконструкцияләү, төзекләндерү, шул исәптән капиталь төзекләндерү, яңаларын салу эшләре алып барылачак. Бу исә шәһәр юлларының 10,5 проценты дигән сүз.

Бүген “Татмедиа” пресс-мәйданчыгында уздырылган брифингта Казан каласы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Иршат Минкин шундый мәгълүматлар китерде. Шушы максатларга агымдагы елга Казанга 8 млрд. сум акча бүлеп бирелгәнен искәртеп, беренче вице-мэр бу сумма былтыр бирелгәннән 6 тапкырга артык булуына игътибарны юнәлтте: узган елны 354 мең кв.м чамасы юл өслеге ремонт күрсә, шушы мәсьәләдә рекорд саналган 2008 елда – 1,2 млн. кв.м булган һәм быел эшләнәсе шуннан 2 тапкырга күбрәк булып чыга.

Брифинг барышында әйтелгәнчә, тәртипкә китереләчәк юллар исемлегенә, беренче чиратта, Универсиада объектларына илтә торган маршрутлар керә, ләкин ул маршрутларны төгәл итеп атаучы булмады, фәкать шәһәрнең иң җанлы транспорт артерияләре, диелде. Төзекләндереләсе һәм салынасы яңа юллар исемлегенә халыктан кабул ителгән теләк-мөрәҗәгатьләрдә күрсәтелгән урам юллары да кертелгән. Мәсәлән, Габдулла Тукай, Борһан Шаһиди урамнары турында шулай дип була һәм алар “өлешенә” 175 млн. сум каралган.

Брифингта катнашкан шәһәр Башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкцияләү идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов, юл эшләрендә файдаланыласы материаллар лаборатор тикшерү уза, шулай ук юл нигезе тыгызлыгы да контрольда тотыла, дип ышандыра.

Гомумән алганда, 20 урамда юллар капиталь төзекләндереләчәк, калганнарында өске катламы гына яңартылачак. Шулай ук явым-төшем сулары агып китәргә тиешле канализацияләрнең кайберләрендә чистарту корылмалары төзеләчәк. Хәзерге вакытта 17 юлда 1,2 меңләп кеше һәм 400дән артык берәмлек техника 3 смена эшли.