Казан шәһәре Думасының XLII сессиясе киләсе атнага билгеләнде

Депутатлар каралышына 12 мәсьәлә чыгару турында карар бар

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). Казан шәһәре Думасының чираттагы XLII сессиясе 22 апрель сәгать 9да шәһәр Ратушасында башланыр дип планлаштырыла. Бүген Татарстан башкаласы мэры һәм шәһәр Думасы рәисе Илсур Метшин җитәкчелегендә узган Дума президиумы утырышында шундый карар кабул ителде, дип хәбәр итә мэрия сайты.

Президиум әгъзалары 22 апрельгә каралышка 12 мәсьәлә чыгару турында карар раслады:

Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2011-2015 елларга Социаль-икътисади үсеш программасын 2014 елда башкару турында хисап;

2014 ел өчен Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең бюджетын башкару турында хисап;

Казан шәһәре Думасының “2014-2016 елларда Казан шәһәре муниципаль милеген приватизацияләү фаразлама планы (программасы) турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;

Казан шәһәре муниципаль торак булмаган фонды объектларын арендага бирү тәртибе турында;

Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге 2015 елга һәм планлы 2016 һәм 2017 елларга бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;

Өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасының депутатларын сайлау буенча бер мандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында;

Казан шәһәре Думасының Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының структур бүлекчәләре турындагы кайбер карарларына үзгәрешләр кертү турында;

Казан шәһәре Думасының “Балигъ булмаган балаларның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;

Казан шәһәре Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре шәһәр төзелеше регламентлары зонасы картасына үзгәрешләр кертү турында;

Казан шәһәре Уставына үзгәрешләр кертү турында;

Казан шәһәре Думасының кайбер карарлары гамәлдән чыгуын тану турында.