Елгачылар навигацияне гадәти вакытта башларга планлаштыра

Елгачылар навигацияне гадәти вакытта башларга планлаштыра

(Казан, 15 март, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Мартта күп кар явуга карамастан, "Татфлот" суднолар йөрешле компания эшчеләре навигацияне гади срокта - 22-23 апрельдә башларга җыена. Болай эшләргә елга порты мәйданындагы боз калынлыгы (20-25 сантиметр) нигез булып тора. Узган ел да боз калынлыгы якынча шундый калынлыкта булган.

Бу көннәрдә елгачылар суднолар ремонтлау белән шөгыльләнә. Бер үк вакытта пассажир судноларын реконструкцияләү дәвам итә, чөнки юбилейны бәйрәм итәргә килгән башкала кунаклары өчен сәяхәтләр үткәрү ниятләнә. Таныштыру программасында Идел буенча Свияжски утравы һәм Болгар тыюлыгына кадәр туристлар рейслары каралган.